ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе
Зәйдә җирлек Советларының урыннарда күчмә утырышлар уздыруы дәвам итә. Бүген шундый утырышларның чираттагысы Якты Күл авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Семинарда катнашучылар Якты Күл авыл фельдшер-акушерлык пункты эше белән таныштылар, Якты Күл мәктәбе һәм балалар бакчасында булдылар. Янгын гидрантын сынап карауны күрделәр. Киңәшмәнең пленар өлеше Якты Күл авылы мәдәният йортында дәвам итте. Киңәшмәдә Якты Күл авылы җирлегенең узган елдагы эшчәнлеге һәм 2018 нче елга куелган планнары һәм башка күп төрле авыл җирлегенә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләшү булды. Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов авыл җирлеге башлыкларын, көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча эшне тагын да җанландырырга, муниципаль милекне теркәү, шәхси хуҗалыкларны һәм кече фермаларны үстерү, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру мәсьәләләренә аеруча игътибар итәргә чакырды.
Сәвәләй авылында яшәүче Исаков Иван Григорьевич шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иван Григорьевич тумышы белән дә Сәвәләйдән, гомере буе туган колхозында төрле эшләрдә эшләгән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 9 оныгы, 6 оныкчыгы бар.
Зәйдә Мәктәп тавын үзгәртеп коруга кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов алып барды. Анда туган якны саклау музее, яшьләр эше, спорт һәм физкультура идарәсе, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, масса- күләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, шәһәр һәм район эшмәкәрләре катнашты. Иң кызыклы тәкъдимнәр шушы тирәлекне үстерү проектына кертеләчәк. Эшләнелгән концепция нигезендә, Мәктәп тавында яр буен үзгәртү, коену урыны, җәяү йөрү юллары һәм күңел ачу урыны булдыру һәм кафе төзү каралган. Проектка соңыннан федераль комиссия бәя бирәчәк.
10 нчы апрельдә Зәй мәшгульлек үзәгендә, янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең ничек эш итүләре буенча практик шөгыльләр узды. Чарада үзәк белгечләре, хезмәтләрдән файдаланучылар һәм Зәй муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге инспекторы Зөлфия Ризванова катнашты. Соңыннан алар эвакуация вакытында барлык кагыйдә һәм куркынычсызлык таләпләре һәм бурычларының үтәлүенә нәтиҗә ясадылар.
Иске Зәй уку үзәгендә бу көннәрдә район-шәһәр имамнары өч көнлек курслар уза. Аларга Асылбәк хәзрәт Фазилов, Тимерхан хәзрәт, Фәрхәд хәзрәт Гайфуллиннар белем бирә. Шул рәвешле, имамнар биредә фикх, гакыйгадә, тәҗвид һ.блар буенча белемнәрен күтәрә.
Шәһәребезнең “Энергетик” Мәдәният сарае заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелеп, тамашачыга ишекләрен ачканнан бирле аның сәхнәсендә даими рәвештә Россия һәм Татарстан Республикасының танылган иҗат коллективлары, аерым башкаручылар чыгыш ясап тора. 15 апрельдә биредә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты була. Ул кичке сәгать 7дә башлана.

Зәйдә керәшен җәмгыятенең чираттагы утырышы үтте. Анда Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашты. Көн тәртибендә җәмгыятьнең агымдагы елга билгеләнгән чаралар планы үтәлеше, якын көннәрдә хәл итәргә тиешле мәсьәләләр тикшерелде. Очрашу вакытында шәһәрдә керәшен чиркәве төзелешен башлау турында да сөйләшү булды. Төзелеш урынына әлегә вагончыклар кую бара. Чиркәү төзелеше өчен хисап счеты ачылган. Тиздән ул халыкка җиткереләчәк.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе
10 нчы апрельдә, Зәйнең «Энергетик”лар мәдәният йорты каршында яңа сыерчык оялары ясау буенча киң масштаблы табигатьне саклау акциясенә нәтиҗә ясалды. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар 200 дән артык кош-корт оясы ясадылар. Берничә кош оясы шәһәр хакимияте бинасы каршысында урнашкан скверга куелды. Калган ояларны оешма һәм предприятияләр шәһәр ял итү парклары һәм скверларына урнаштырдылар. Акциядә җиңүчеләргә бүләкләрне район Башкарма комитеты башлыгы И.Ф.Хафизов тапшырды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов “Агрокөч” АҖ һәм “Агрокөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчеләре, белгечләре, район инженерлар хезмәте белән берлектә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген тикшерергә чыкты. Игътибар үзәгендә хуҗалыкларның машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал торышы. Тикшерү барышында Разиф Кәримов механизаторлар белән дә аралаша, аларның киңәш-гозерләрен тыңлый, хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары турында аңлата.
9 апрель көнне Югары Нәлим төп гомуми белем мәктәбендә Зәй муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбиятыннан заманча дәрес» темасына методик семинары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International