Район башлыгы ветераннарны бәйрәм белән котлады

2018 елның 28 апреле, шимбә
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәргә санаулы көннәр калып килә. Бәйрәм уңаеннан районыбыз ветераннарына Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм район башлыгы Р.Г.Кәримовларның бүләкләре тапшырыла башлады. Районда барлыгы 194 кешегә Татарстан Республикасы Президенты бүләге кайтты. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Районыбызда яшәүче өч концлагерь тоткыны Галина Попова, Валентина Иванова һәм Мария Винокуроваларга район башлыгы бүләкләрне үзе тапшырды. Р.Г.Кәримов аларны бәйрәм белән ихлас күңелдән котлады, 9 май көнне узачак, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International