Зәйлеләр Зифа Кадыйрова белән очрашты

2018 елның 28 апреле, шимбә
5 китап авторы, “Ел китабы” бәйгесе җиңүчесе, иң яратып укыла торган язучы Зифа Кадырова Зәйлеләр белән очрашты. Чара Сөббух Рафиков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Язмыш кушуы буенчадыр, әдәбият дөньясына язгы ташкын кебек килеп кергән автор кыска гына вакыт эчендә укучыларның мәхәббәтен яулауга иреште,һәркемгә таныш хис-тойгыларны гади тел белән үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, күңелләрне әсир итте. Аның “Сагынырсың мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер” дип исемләнгән повестьларында кайнап торган тормыш үзе, йөрәкнең иң нечкә кылларына кагыла торган кичерешләр, уйландыра, күңелне борчый, дулкынландыра торган вакыйгалар. Зифа ханымның әсәрләрендә тасвирлана торган сюжетларның һәркайсы тормыштан алынган. Аларда күңелне тетрәндергеч вакыйгалар тасфирлана. Китап укучылар 2 сәгатькә сузылган очрашу барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу җылы мөгамәләдә узды. Соңыннан автор үзенең теләкләрен китап битләренә язып китапханәгә очрашу истәлеге бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International