Районда авыл яшьләре өчен туристлар слеты үткәрү матур гадәткә әверелде. Ул Баграж күле янында үтте. Әлеге чара 2014-2018 еллар өчен кабул ителгән “Авыл яшьләре” республика программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Слетта республиканың 11 районыннын 15 команда катнашты. Слет ТР аграр яшьләр берләшмәсенең Зәй бүлеге һәм яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан оештырылды. Чараны ачу тантанасында яшьләргә район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев һәм аграр яшьләр берләшмәсенең Зәй бүлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова мөрәҗәгать итте. Көн дәвамында командалар төрле ярышларда катнаштылар.Әлбәттә, араларында иң көчлеләре ачыкланды. Ярышлар нәтиҗәсе буенча Балтач командасы беренче урынга лаек дип табылды. Зәй командасы икенче урынга чыкты. Өченче урынга – арчалылар лаек булды. Слет җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар тапшырылса, барлык катнашучылар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына ия булды.