25 сентябрьдә муниципаль бюджет киноучреждениесендә иҗат сезоны ачылды. Кинотеатр фойесында кунаклар өчен күңелле программа әзерләнгән иде. Программа төрле яшьтәгеләр өчен, төрле кызыксыну һәм мавыгуларны исәпкә алып төзелде. Чара барышында кинотеатр буенча экскурсия дә оештырылды. Балалар фильмнарның ничек күрсәтелүен зур кызыксыну белән тыңладылар. Соңыннан алар "Мультфильм героен тап" конкурс программасында катнаштылар. Россия һәм Совет мультфильмнарын ничек яхшы белүләрен тагын бер кат күрсәттеләр. Чарада шулай ук балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Өстәл футболы, аэрохоккей, SonyPlaystation кебек уеннар кызлар һәм малайларның күңеленә хуш килде.Иҗат сезонын ачу комедия һәм кискен сюжет линияләре төшерелгән фильмнар күрсәтү белән тәмамланды. Кино дөньясына рәхим итегез!
Апач авылында яшәүче РСФСР ның атказанган укытучысы, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры Хәнифә апа Миңнегуловага 25 сентябрьдә 75яшь тулды. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәнифә апаны район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән Зәй районы Советы аппараты җитәкчесе Л.Г.Ананьева котлады. Юбилярны тәбрикләргә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары.М.К. Вәлиәхмәтова, Бохарай авылы җирлеге башлыгы Р.И.Нуриев, туганнары, якыннары күрше-тирәләре дә килгән иде. Район мәдәният идарәсе артистлары башкарган яшьлек еллары җырлары юбилярның күңеленә аеруча хуш килде. Апач авылының иң гүзәл җирендә урнашкан бу төп йорттан кеше беркайчан да өзелми. Авылга кайтучылар хәл белергә керә, укучылары аны котлап чыгалар, туганнары бергә җыела. Өстәл тулы сые, якты йөзе, акыллы киңәшләре, эчкерсезлеге белән үзенә тартып тора ул. Элек дәресләрендә аңлаткан сабакларны мөгаллимә бүген шигырьләренә сала, шулар аша тәрбия бирә, күңел дөньябызны баета.
22 сентябрь көнне Алабуга шәһәренең "Үзәк" стадионында "Алабуга "–Алабуга шәһәре "Барс " Зәй командалары арасында футбол буенча календарь уены узды.Очрашу «Барс»командасы файдасына 0:1 исәбе белән тәмамланды. Голны Красин Станислав кертте. Команданың тренеры: Халиков Илшат Рәфкать улы.