Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, сөт җитештерүнең торышы, туфрак эшкәртү, силос өчен кукуруз җыю һәм шикәр чөгендере казу барышы белән танышты. Бүгенге көндә район буенча тәүлегенә 80 тонна сөт савыла, бер сыердан уртача савым 14,9 кг тәшкил итә. Шикәр чөгендере 4700 гектарда алынган. Бу - барлык мәйданның 51 проценты дигән сүз.193 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынып, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә. Район башлыгы терлекчеләр алдына - күрсәткечләрен яхшырту, механизаторлар алдына - урып – җыю темпларын арттыру бурычын куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International