Зәйдә муниципаль бюджет киноучреждениесе иҗат сезонын ачты

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрьдә муниципаль бюджет киноучреждениесендә иҗат сезоны ачылды. Кинотеатр фойесында кунаклар өчен күңелле программа әзерләнгән иде. Программа төрле яшьтәгеләр өчен, төрле кызыксыну һәм мавыгуларны исәпкә алып төзелде. Чара барышында кинотеатр буенча экскурсия дә оештырылды. Балалар фильмнарның ничек күрсәтелүен зур кызыксыну белән тыңладылар. Соңыннан алар "Мультфильм героен тап" конкурс программасында катнаштылар. Россия һәм Совет мультфильмнарын ничек яхшы белүләрен тагын бер кат күрсәттеләр. Чарада шулай ук балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Өстәл футболы, аэрохоккей, SonyPlaystation кебек уеннар кызлар һәм малайларның күңеленә хуш килде.Иҗат сезонын ачу комедия һәм кискен сюжет линияләре төшерелгән фильмнар күрсәтү белән тәмамланды. Кино дөньясына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International