Бүген Зәйдә “Укытучылар сабантуе” уза

2018 елның 22 сентябре, шимбә

Мәктәп спортын үстерү, балаларны, яшьләрне һәм өлкән кешеләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү - сәламәтлекне саклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Бүген Зәй шәһәренең 1 нче мәктәбендә оештырылган «Укытучылар Сабантуе» спорт бәйрәме нәкъ шул максатларны күздә тота да. Бәйрәмдә Зәй муниципаль районының барлык мәгариф учреждениеләре коллективлары катнаша. Педагогларны район башлыгы Разиф Кәримов та тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында укытучыларга күңелле ял, сәламәтлек, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, кызыксынучан, тырыш укучылар һәм уңышлы уку елы теләде. Бәйрәм программасына бүләкләүләр, сабантуйга  хас күптөрле уен- бәйгеләр спорт ярышлары кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International