10 октябрьдә Ялчыгол скверында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 3нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары белән «юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт" ясадылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең тирән белемнәрен күрсәттеләр, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр, «Светофор», «Пассажирлар», «Паровоз»уеннары уйнадылар. ЮХИДИ инспекторы балаларга җәяүле һәм велосипедчылар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, автокресло турында сөйләде, ә балалар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әлеге чара барышында скверда балалар өчен күңелле музыка яңгырады, ә үтеп баручылар аларның шат йөзләренә карап елмайдылар.