Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре “Көчәнеш астында эшләү үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү шәхси учреждениесендә булдылар

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе
“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Көчәнеш астында эшләү үзәге” өстәмә һөнәри белем бирү шәхси учреждениесе җитәкчесе белән очраштылар. Өстәмә һөнәри белем бирү үзәге директоры Алмаз Галимов учреждение бинасы һәм территориясе буйлап экскурсия оештырды, оешманың мөһим урын тотуы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева үзәк тарафыннан күрсәтүче дәүләт хезмәтләре, эш бирүчеләрнең бурычлары һәм хокуклары, “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән, яисә социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре дә каралды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International