Зәйдә төзүчеләрне хөрмәтләделәр

2018 елның 19 октябре, җомга
Бүген Зәй районында Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы кичә узды. Бәйрәм табынына гомерләрен төзүче һөнәренә багышлаган кырыктан артык кеше җыелды. Аларны бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде. Район үсешенә керткән өлешләре өчен иң лаеклыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Намуслы хезмәтләре, төзелеш тармагында нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен «Омега» ҖЧҖ инженер-сметачысы Альбина Икомасова, «Заинсккровля» ҖЧҖ директоры Фәргать Хәйруллин Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы Мактау грамотасы, район Башкарма комитетының төзелеш, ТКХ, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Антон Петров -Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 5 кешегә Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, 7 кешегә район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International