“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Вакансияләр ярминкәсе” узачак

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
2018 елның 23 октябрендә көндезге сәгать 10да “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Вакансияләр ярминкәсе” булачак. Ярминкәдә биш оешма – “КАМАЗ” Автомобиль заводы АҖ, “МТ-Групп” ҖЧШ, “КАМАЗ” Тимер заводы АҖ, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ, “КАМАЗ” Кою заводы АҖ вәкилләре катнашачак. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 58 вакансиядә 751 эш урыны тәкъдим ителәчәк. Оешма вәкилләре булган вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе белән таныштырачак. Эш эзләүчеләргә тәкъдим ителгән вакансияләр буенча әңгәмә узу һәм кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Чара “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе административ бинасында (ТР, Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37 б йорты) узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International