Аппарат киңәшмәсе үтте

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсе башында Р. Г. Кәримов Татарстан Республикасы Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗановны туган көне белән котлады. Шулай ук район башлыгы Р. Г. Кәримов Зәй муниципаль районы буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең яңа билгеләнгән җәмәгать ярдәмчесе И. А. Бикановны тәкъдим итте. Көн тәртибе буенча районның оператив хәле, авыл хуҗалыгы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, Зәй муниципаль районының 2018 елның 9 аенда берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары, Зәй муниципаль районында «Почта Банк» ДАҖ эше, яшьләр үзәкләре һәм клубларының эше турында чыгышлар булды. Электр тапшыру линиясе зоналарында урнашкан җир кишәрлекләрен куллану шартлары, Зәй муниципаль районында 2018 елның 12 ноябренә хезмәт базарындагы хәл турындагы мәсьәләләр район башлыгының аерым контролендә кала. Киңәшмәгә муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International