Бүген Зәй политехник көллиятенең актлар залында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов "Лидерлык: нәтиҗәле җитәкче дәресләре" темасына дәрес үткәрде. Разиф Галиевич Кәримов студентларга районның социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре, үзенең хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде, студентларны лидерларга хас төп сыйфатлар белән таныштырды. "Үз алдыңа максат куярга өйрәнергә һәм үз сәләтләрен реаль бәяләргә кирәклеген аңлатты. Башка кешеләрнең эшчәнлеге белән идарә итү өчен эшне алдан планлаштырырга, вакытында тиешле карарлар кабул итәргә һәм өстенлекләрне дөрес билгеләргә кирәк", - дип билгеләп үтте. Студентлар район башлыгын зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм эчтәлекле аралашулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ачылган "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә, 14 ноябрь көнне инсульт кичергән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча дәресләр узды. Дәрес социаль хезмәткәрләр һәм авыру кичергән гражданнарны караучылар өчен үткәрелде. Район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Вәлиуллина Р. Г. инсультның сәбәпләре, билгеләре, авыру уздырганнан соң иртә стадиядә ничек тернәкләнергә мөмкин булуы турында сөйләде. Шулай ук, Резидә Гайсовна авыруны булдырмауның төп кагыйдәләре белән дә таныштырды. «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Верхотурцева Ю. М. катнашучыларны инсульт кичергән ятып торучы авыруларның депрессия белән көрәшү алымнары белән таныштырды. Лекция күрсәтмә материаллар кулланып әзерләнгән иде, бу чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Кирәк булган очракта, алынган белемнәр авыру кичергән гражданнарны комплекслы реабилитацияләү өчен кулланылачак.
2018 елның 15 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, халык өчен телефон " Кайнар линия» ачылачак. Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.