Зәйлеләр нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләре арасында узган "Башкала" турнирында катнаштылар

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе
8-10 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләре арасында "Башкала" турниры узды. Ярышларда "Яшьлек" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Нәтиҗәләр: 2011 елгы яшь категориясендә (23 катнашучы) Москова София 7 урын, Хөснетдинова Румия 9 урын, 2012 елгы яшь категориясендә (24 катнашучы) Акимова Елена 7 урын, Тихонова Арина 8 урын, 2013 елгы яшь категориясендә(7 катнашучы) Хуҗина Мәлика 3 урын, 2009 елгы яшь категориясендә (16 катнашучы) Зайцева Анна 9 урын, 2009-2010 елгы яшь категориясенә күрүчеләрнең төркем күнегүләрендә "Яшьлек» командасы 4 нче урын, 2012 нче елгылар төркеме күнегүләре буенча 6 нчы урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International