Зәйдә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте

2018 елның 10 ноябре, шимбә
10 ноябрьдә видеоконференция режимында ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында республика киңәшмәсе булды. Видеоконференциядә торак төзү һәм социаль объектларны (мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен, ФАПлар, амбулаторияләр, сырхауханәләр, клублар, спорт мәйданчыкларын) төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, инвестицияләнгән гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләренең торышы, агросәнәгать комплексы мәсьәләләре каралды. Видеоконференция эшендә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев,  башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы П.А. Байрашев,шәһәр башкарма комитеты башлыгы С.В.Максимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе А.Н. Галиәхмәтов, предприятие, оешма, учреждение, подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты. Видеоконференциягә йомгак ясап, В.Г. Акатьев җитәкчеләргә һәм җаваплы хезмәткәрләргә  алдагы атнада башкарылачак эш планы буенча күрсәтмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International