11 декабрь көнне Зәй шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан, «Россия Федерациясе Конституциясе дәресе»темасына лекция үткәрелде. 11 сыйныф укучылары алдында Зәй шәһәре прокуроры ярдәмчесе А. Ө. Әбдуллина чыгыш ясады. Ул РФ Конституциясен кабул итү тарихы, аның структурасы турында сөйләде, шулай ук ТР Зәй шәһәр прокуратурасында Конституциянең нигезләмәләре һәм нормалары кулланыла торган практикасыннан мисаллар китерде. Прокурор ярдәмчесе А. Ө. Әбдуллина өлкән сыйныф укучыларын, илнең Төп Законы таләпләрен бозу очраклары килеп чыкканда, җаваплылыкка тарту мөмкинлеге булуы турында тагын бер кат кисәтте, укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирде.
Ел саен декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул вакытта үзәк белгечләре мохтаҗ кешеләргә тагын да күбрәк игътибар бирергә тырыша. 12 нче деабрьдә Зәй шәһәренең “Шатлык» үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында тантаналы чара узды. Анда 30 дан артык социаль хезмәт алучылар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр катнашты. Алар арасында безнең шәһәр һәм район халкы гына түгел, Татарстанның барлык районнарыннан килүчеләр дә бар иде. Чарада катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов сәламләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм үзәккә бүләк сертификаты тапшырды. Җавап итеп, һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен, шәһәр хакимияте һәм социаль яклау адресына бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Социаль хезмәт алучылар өчен көтелмәгән бүләк- Чистай шәһәреннән шигырьләр җыентыгы булды. Түбән Кама кунаклары музыкаль бүләк белән сөендерде. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г. Хуҗина, "Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Л.Д.Симонова да булдылар. Бәйрәм чарасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңеленә өмет һәм иртәгесе көнгә ышаныч өстәр дип ышанасы килә, чөнки, кагыйдә буларак нәкъ алар менә шундый ярдәмгә моһтаҗ.
Тантаналы чара бүген районның Гражданлык актларын теркәү бүлеге идарәсендә узды.12 нче декабрь- Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов 12 яшь зәйлегә паспортлар тапшырды. Ул яшьләрне төп документка җаваплы карарга, аны сакларга һәм илнең лаеклы гражданнары булырга чакырды. Паспорт алучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Вдохновение»вокаль студиясе артистлары чыгыш ясады.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында Разиф Кәримов «Алтынчәч» балалар бакчасында, район үзәк хастаханәсенең хирургия корпусының операция блогында, С. Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә, ЮХИДИ бинасында һәм Агросәнәгать паркында булды. Район башлыгы белән бергә объектларны карауда аның урынбасары Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Объектларны карап чыгу нәтиҗәсендә кисәтүләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Район башлыгы төзүчеләр һәм подрядчыларның эшне башкару сыйфатына аерым игътибар бирде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Разиф Кәримов җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.
Бүген шәһәр суды бинасында юристлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Хезмәткәрләрне бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов һәм суд рәисе Рөстәм Хәкимов котлады. Алар юрист һөнәренең әһәмиятен тагын бер кат билгеләп үттеләр, юридик корпуска хезмәт бурычларының гадел башкарылуын, районда законлылык һәм хокук тәртибен алга таба ныгытуга ярдәм итүләрен теләделәр. Суд системасы үсешенә зур өлеш кертүе, Россия Федерациясендә гадел хөкемне камилләштерүе һәм аңа һәрьяклап ярдәм итүе өчен, беренче дәрәҗә "Тырышлыклары өчен" аерым хөрмәтләү билгесе белән Татарстан Республикасы Зәй шәһәр суды судьясы ярдәмчесе Стрелкова Светлана Анатольевна бүләкләнде. Суд системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен, Алдошина Людмила Михайловна – Татарстан Республикасы Зәй шәһәр судының суд утырышы сәркатибе, Ибраһимова Ландыш Мансур кызы – Татарстан Республикасы Зәй шәһәр суды сәркатибе, Никишина Альбина Рәдиф кызы - Татарстан Республикасы Зәй районы суды буенча, җәмәгать судьялары аппараты консультанты Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.