Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш объектлары район җитәкчелеге контролендә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында Разиф Кәримов «Алтынчәч» балалар бакчасында, район үзәк хастаханәсенең хирургия корпусының операция блогында, С. Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә, ЮХИДИ бинасында һәм Агросәнәгать паркында булды. Район башлыгы белән бергә объектларны карауда  аның урынбасары Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Объектларны карап чыгу нәтиҗәсендә кисәтүләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Район башлыгы төзүчеләр һәм подрядчыларның эшне башкару сыйфатына аерым игътибар бирде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Разиф Кәримов җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International