Зәйдә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй-2 яшьләр үзәгендә муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А.Н.Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г.Хуҗина, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Л.Г.Федотова чыгыш ясады. Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышына аның рәисе Р.Г.Кәримов нәтиҗә ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International