Зәйдә «PROFF-навигатор» һөнәри юнәлеш проекты кысаларында 8нче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр циклы тәмамланды

2018 елның 14 декабре, җомга
«PROFF-навигатор» һөнәри юнәлеш проекты кысаларында, мәшгульлек үзәге 8 нче сыйныф укучылары өчен, Зәй шәһәре предприятиеләренә экскурсияләр циклын төгәлләде. 6 предприятиегә барлыгы 24 экскурсия оештырылды: “Татэнерго” АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы, “Зәй икмәге” ҖЧШ, “ТатЭК” ҖЧШ, “Зәй крекеры” “Кондитер фабрикасы” ҖЧШ, “Аккурайд Уилз Руссиа”, “Нива” ҖЧШендә 428 укучы экскурсиядә булды. Экскурсияләр укучылар арасында эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрү максатыннан оештырылды. Предприятиеләргә экскурсия оештырылганнан соң укучылар мәшгульлек үзәгендә булып, профконсультант Эльвира Степанова алар белән булачак профессияләрен билгеләү буенча тестлаштыру уздырды. Моннан тыш, укучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирелде. Очрашу ахырында киләчәктә ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр турында фильм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International