"Нива" ҖЧҖ дә терлекчелек буенча киңәшмә узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген "Нива" ҖЧҖ  сөт-товарчылык комплексында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында терлекчелек тармагы эшен карау буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук «Агрокөчләр» акционерлык җәмгыятенең терлекчелек бүлеге башлыгы урынбасары Л.Ө.Сыйтдиков, Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы Ф. Г. Исламов, бүлекчә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, агрофирма директорлары һәм белгечләре катнашты. Район башлыгы үзенең терлекчеләр алдында ясаган чыгышында, игенчеләрнең эш башкару тәртибен үрнәк мисал итеп китерде, аларның чәчү, урып-җыю кебек аеруча җаваплы эшләрне, билгеләнгән вакыт кысаларына сыешып аерым план буенча башкаруларын ассызыклады һәм нәтиҗәләренең дә уңай булуын билгеләп үтте. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелекнең ноябрь ае буенча һәм 2018 елның 11 аенда җитештерелгән күрсәткечләре турында фикер алыштылар һәм 2019 елга яңа бурычлар билгеләделәр. Агрофирма бүлекчәләрендә малларны тукландыру тиешле нормаларга туры килүе турында да билгеләп үтелде. Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Р. Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләренә алдагы көннәрдә башкарылачак эшләргә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International