ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау эшләрен башкару мәсьәләләре буенча узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов, «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге” ФДБУ директоры Әнәс Локманов, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе” ФДБУ директоры Мөстәкыйм Маметов һәм Татагрохим ААҖ системасы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: известьлау өчен төбәкләр тарафыннан күрсәтелгән мәйданнар саны, Россия Федерациясе территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар каталогында известьлы мелиорантларны теркәү, известьлау өчен техника белән тәэмин ителеш, ПСД әзерлеге һәм аны экспертлауны бәяләү, известьлау чыгымнары хакын раслау. Шулай ук Россия Федерациясе субъектларына федераль акчаларны җиткерү механизмы буенча тәкъдимнәр һәм известьлау өчен төбәк бюджетыннан финанслашу мөмкинлекләре әйтелде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов туфракны известьлау Татарстан Республикасы өчен бик мөһим мәсьәлә булуын билгеләп үтте. «3,3 млн. гектар чәчүлекнең әчелеге 42% төрле дәрәҗәдә. Безнең республика ел саен үз акчаларына 75 мең га мәйданда туфракны известьлау эшләрен башкара. Федераль бюджеттан өстәмә ярдәм булганда, 2019 елда 80 мең гектардан артык мәйданны известьларга мөмкин булачак, ә 2024 елга бу күләмнәрне 150 мең гектарга җиткерү планлаштырыла», - диде министр урынбасары. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында карбонатлы 128 чыганак бәяләнгән һәм тикшерелгән, 39 чыганак эшкәртелә. Җирле известьлы ашламалар җитештерү өчен 22 карьер эшли. Татарстан Республикасында тикшерелгән карбонатлы чимал запаслары 205 млн. тонна тәшкил итә.
Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең «Механизация институты» базасында бу көннәрдә республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады. Укырга килүчеләр алдында Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУнең тәҗрибәле мөгаллимнәре, төп дилерлар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре чыгышлар ясыйлар. Уку программасына авыл хуҗалыгы техникасы агрегатларын, шулай ук терлекчелек җайланмаларын файдалану һәм торгызу технологиясе; машина-трактор паркын эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметү алымнары; авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм хезмәтне саклау буенча теоретик һәм практик дәресләр кергән. Соңыннан йомгаклау зачетларын уңышлы биргән инженер-механиклар квалификация күтәрү курсларын тәмамлау турында таныклык алалар. Курслар 21 гыйнвардан 8 февральгә кадәр өч потокта түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Р. Гареев ур., 62(Ферма-2), тыңлаучыларны теркәү 8.30 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр бара. Уку түләүсез.

Хөрмәтле шәһәр, район халкы һәм кунаклар! Һава торышы температурасы түбәнәю сәбәпле, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Зәй районы буенча күзәтү һәм профилактик эшләр буенча бүлеге сезне электр җылыткыч приборларын, җылыту мичләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне, шулай ук электр челтәрләренең артык көчәнешенә юл куймаска өнди. Исегездә тотыгыз: көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү яисә сезнең игътибарсызлыгыгыз зур бәла китерергә мөмкин. Ут белән эш иткәндә сак булыгыз, электр плитәләре, утюглар, электр чәйнекләрен караучысыз калдырмагыз, балаларга шырпы бирмәгез, мичләрнең төтен юлларын, электр үткәргечләрне вакытында төзекләндерегез. Бер үк вакытта берничә электр приборын розеткага кертү белән электр челтәрләренең артык көчәнешенә юл куймагыз. Өйләрегезне, балаларыгызны һәм малларыгызны уттан саклагыз! Янгын яки төтен барлыкка килгән очракта кичекмәстән янгын саклавына «01», 7-40-01», «010» телефоннары аша, төгәл адресны күрсәтеп шалтыратырга кирәк була.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 матдәсенә үзгәреш кертү хакында " 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә. Бер үк вакытта хәбәр итәбез, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 матдәсе нигезендә 2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде (алга таба – килешү). Әлеге килешүдә 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 12000 сум күләмендә билгеләнә дип каралган. Шуңа бәйле рәвештә, килешүнең 1 һәм 5 матдәләре нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) – Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат оештырмыйча, шәхси эшкуар тарафыннан күрсәтелгән хезмәткәр тарафыннан бу чорда эш вакыты үтәлгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) тулысынча үтәлгән очракта, 2019 елның 1 гыйнварыннан 12 000 сумнан да ким булмаска тиеш. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль закон нигезендә билгеләнә. 2019 елның 1 гыйнварыннан ул аена 11 280 сум тәшкил итә. Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 матдәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән (хезмәт бурычларын үтәгән) очракта, хезмәткәрләр хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатларында Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Белешмәләр өчен: Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозу " турында 5.27 матдәсе. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 матдәсенең 6 нчы бүлеге нигезендә хезмәт хакын, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында гамәлгә ашырыла торган башка түләүләрне билгеләнгән вакытка түләмәү яисә тулы булмаган түләү, әгәр дә бу гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгына тарту каралмаса, яисә хезмәт законнарында каралган күләмнән ким күләмдә хезмәт хакын билгеләү вазыйфаи затларга кисәтү яисә ун меңнән егерме мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга - бер меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга-утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 матдәсенең 7 нче бүлеге нигезендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 матдәсенең 6 нче бүлеге буенча элек тә административ җазага тартылган вазыйфаи затларга, әгәрдә бу гамәлләр җинаять җаваплылыгына тартыла торган гамәлләр булмаса, егерме меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф салу яки бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләнү каралган; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гына гамәлгә ашыручы затларга-ун меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга-илле меңнән йөз мең сумга кадәр штраф салу каралган.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

С. Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашында, Зәй районы газ- эксплуатация хезмәте коллективының җыелышы булып узды. Хезмәт коллективы җыелышында шулай ук «Түбән Кама газ» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы урынбасары А. А. Гыйниятов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов, Зәй районы газ- эксплуатация хезмәте башлыгы В. С. Дубалазов, 45 ләп предприятие хезмәткәре катнашты. Хезмәт коллективы җыелышында «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Түбән Кама газ» эксплуатация-җитештерү идарәсенең 2018 елга эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнар каралды. Шулай ук предприятие хезмәткәрләре шәһәр һәм районда үзган елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе һәм якын киләчәккә төзелгән планнар турында яңа мәгълүмат ишеттеләр. Очрашу вакытында газ хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Зәй районы газ- эксплуатация хезмәте мастеры Вахитов Тәлгать Рифгать улы, җир асты газүткәргечләрен эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь Монайев Фазыл Наил улы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Җыелышка район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов йомгак ясады.

23 гыйнвар көнне хакимият бинасында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының хезмәт (вазифа) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
1 февральдән 3 февральгә кадәр Зәйдә элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры узачак. Турнирда 200 дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. 1999 елдан башлап татар-башкорт көрәше буенча район ярышлары 9 ел дәвамында Ринат Фәрдиев призына узды, 11 ел рәттән алар аның истәлегенә багышлана. 2016 елдан 2018 елга кадәр Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры республика ярышлары статусында узды. 2019 елда ул беренче тапкыр Бөтенроссия ярышлары статусында узачак.
Балалар куркынычсызлыгы - һәр ата-ананы борчый торган мөһим мәсьәлә. Бәла-казадан ничек сакланырга соң? Нинди чаралар белән балаларда үз-үзләренең иминлеге өчен көрәшергә, кешеләрне аера белергә, яхшы сыйфатларны начар сыйфатлардан аера белергә өйрәтергә? Иң мөһиме - гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, бала авыр хәлдә калган очракта якыннарының аңлаячакларын һәм ярдәм итәчәкләрен һәрвакыт истә тотсын. Һәм, әлбәттә, профилактик дәресләр үткәрү дә зур роль уйный.Нәкъ менә шул максат белән Зәй шәһәренең 4 нче мәктәбендә “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы кече мәктәп укучылары белән “Урамда һәм өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага дәрес үткәрде. Әңгәмә һәм “Шәхси куркынычсызлык» дип аталган тест барышында балалар куркыныч һәм экстремаль хәлләрдән чыгу юллары турында фикер алыштылар. Шулай ук әкият терапиясе дә кулланылды, анда балалар “Кызыл Калфак” һәм “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкиятләрендә килеп туган хәлләрдә әкият геройлары ясаган хаталар турында фикер алыштылар. Ни өчен Кызыл Калфак Бүре белән сөйләшә башлый һәм аңа кая юл тотуын хәбәр итә, ә әби, кәҗә бәтиләре кебек үк, таныш булмаган кешегә ишек ача? Әкият терапиясе-бу очракта уйланылмаган гамәлләр кылуның сәбәпләрен күрергә мөмкинлек бирүче уникаль ысул. Һәм балалар әкияттә генә барысы да яхшы тәмамлануын, ә чын тормышта бәлагә тарырга мөмкин икәнлеген яхшы аңладылар. Укучылар дәрестән дөрес нәтиҗәләр ясадылар, ә алган белемнәр аларга үз куркынычсызлыклары турында онытмаска ярдәм итәчәк.Әлбәттә, бик сак булырга һәм гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Ә ата – аналар өчен иң мөһиме-гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклагыз, ешрак яхшы эшләр турында уйлагыз һәм тормышыгызга бары тик уңай вакыйгалар һәм эмоцияләр генә җәлеп итегез!

Бүгенге көндә республика аграрийлары язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып баралар. Узган елгы эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм өстәмә рәвештә чәчүлек мәйданнарының структурасы төгәлләштерелә. 2019 елда чәчүлекләр мәйданы 2,8 млн. гектардан артыграк була, шулардан бөртеклеләр - 540 мең га, бөртекле сабан культуралары - 1,0 млн. га, техник культуралар - 380 мең га һәм азык культуралары 1,0 млн. гектарга якын. Сабан культуралары чәчүе 1,8 млн.га мәйданда башкарылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика авыл хуҗалыгы җирләренең сыйфатын һәм уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә быел пар җирләренең мәйданы 350 мең гектардан артык каралган. Шуның 50%тан артыграгында сидераль культуралар чәчү планлаштырыла. Соңгы елларда шулай ук югары уңыш бирә торган рапс, горчица, соя, көнбагыш кебек югары маржиналь культуралар чәчү мәйданнарын арттыру күздә тотыла. Белешмә өчен. Пар – бөтен вегетация чорында яисә аның бер өлешендә чәчүләр оештырылмый һәм чүпләрдән арындырып, чиста һәм йомшартылган халәттә тотыла торган әйләнештәге кыр ул. Бу туфракта дым саклау һәм аның уңдырышлылгын арттыру өчен эшләнә.

29 гыйнварда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү пунктында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә. Кабул итү 12.30дан 14.30га кадәр барачак. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International