Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Зәй районы буенча күзәтү һәм профилактик эшләр буенча бүлеге зәйлеләрне уяулыкка чакыра

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле шәһәр, район халкы һәм кунаклар! Һава торышы температурасы түбәнәю сәбәпле, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Зәй районы буенча күзәтү һәм профилактик эшләр буенча бүлеге сезне электр җылыткыч приборларын, җылыту мичләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне, шулай ук электр челтәрләренең артык көчәнешенә юл куймаска өнди. Исегездә тотыгыз: көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү яисә сезнең игътибарсызлыгыгыз зур бәла китерергә мөмкин. Ут белән эш иткәндә сак булыгыз, электр плитәләре, утюглар, электр чәйнекләрен караучысыз калдырмагыз, балаларга шырпы бирмәгез, мичләрнең төтен юлларын, электр үткәргечләрне вакытында төзекләндерегез. Бер үк вакытта берничә электр приборын розеткага кертү белән электр челтәрләренең артык көчәнешенә юл куймагыз. Өйләрегезне, балаларыгызны һәм малларыгызны уттан саклагыз! Янгын яки төтен барлыкка килгән очракта кичекмәстән янгын саклавына "01", "7-40-01", «010» телефоннары аша, төгәл адресны күрсәтеп шалтыратырга кирәк була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International