С. Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашында, Зәй районы газ- эксплуатация хезмәте коллективының җыелышы булып узды. Хезмәт коллективы җыелышында шулай ук «Түбән Кама газ» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы урынбасары А. А. Гыйниятов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов, Зәй районы газ- эксплуатация хезмәте башлыгы В. С. Дубалазов, 45 ләп предприятие хезмәткәре катнашты. Хезмәт коллективы җыелышында «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Түбән Кама газ» эксплуатация-җитештерү идарәсенең 2018 елга эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнар каралды. Шулай ук предприятие хезмәткәрләре шәһәр һәм районда үзган елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе һәм якын киләчәккә төзелгән планнар турында яңа мәгълүмат ишеттеләр. Очрашу вакытында газ хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Зәй районы газ- эксплуатация хезмәте мастеры Вахитов Тәлгать Рифгать улы, җир асты газүткәргечләрен эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь Монайев Фазыл Наил улы, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Җыелышка район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов йомгак ясады.