Зәйдә студентлар арасында чаңгы спорты буенча Бөтенроссия ярышлары узачак

2019 елның 5 феврале, сишәмбе
Бөтен Россиядән килгән студентлар "Ялта Зәй" спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышларында көч сынашачак. Ярышлар 5-13 февральдә уза. Зәйгә Россиянең 37 төбәгеннән 300гә якын яшь чаңгычы җыелды. 5 февральдә ярышларны ачу тантанасында РФ Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев катнашыр дип көтелә. Чаңгы ярышларында катнашучыларны һәм җанатарларны спортчыларның шәхси узышлары һәм эстафета көтә. 12 февральдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Бөтендөнья кышкы Универсиадасына озату тантанасы оештырылачак. Ул Красноярск шәһәрендә 2 марттан 12нче мартка кадәр узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International