23 март көнне зәйлеләр Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә.Бәйрәм программасы «Энергетик»мәдәният сарае мәйданында сәгать 10да башланачак. Бәйрәм кунаклары «Сөйкемле Шүрәле» иҗади эшләр күргәзмәсен, авыл мәдәният учреждениеләре чыгышын, шулай ук спорт-күңел ачу уеннарында катнаша алачак. Моннан тыш, зәйлеләр өчен ярминкә дә эшләячәк, сәхнәдә - рус һәм татар телләрендә концерт программасы, фольклор-театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Эксперт эшче төркем тарафыннан 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә Ат үрчетү стратегиясе проекты эшләнде. Проект үзебезнең атчылыкны үстерү мәсьәләләрен системалы хәл итүне, аның ресурслар һәм финанс белән белән тәэмин ителешен күздә тота. Россия атчылыгы алдында аны тотрыклы үстерү, үзебезнең илдә үрчетелә торган атлар токымнарының генофондын саклап калу һәм камилләштерү, эчке һәм тышкы базарларда аларның конкуренциягә сәләтен арттыру буенча стратегик максат тора. Бу бурычны хәл итү өчен ат заводларының һәм ипподромнарның җитештерү инфраструктурасын үстерү, атчылыкны финанс ягыннан тәэмин итү, шулай ук югары сыйфатлы үзебезнең токымлы атларны булдыру исәбенә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең тотрыклы үсешен булдыру өчен эшләр башкарылачак. Стратегиянең төп максатларыннан берсе - илдәге атлар санын 2018 елдагы 1,4 миллионнан 2025 елга 1,6 миллионга җиткерү. Шушы чорга атлар санын арттыру нәтиҗәсендә соңгы 12 елда атлар санын арттыру темпыннан 2 мәртәбә артыграк булачак дип көтелә. Стратегия проектында нәселле һәм продуктив атчылыкны, ипподром инфраструктурасын һәм илкүләм атлар тотализаторын үстерүгә, тармакны фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итеп башкару күздә тотыла. Билгеләнгән чараларны финанслау федераль һәм төбәк бюджетлары, хосусый инвесторлар һәм кредит оешмалары акчалары исәбенә тәэмин ителәчәк. Дәүләт ярдәме селекция чараларын уздыруга бәйле тотылган чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, атчылык объектларын һәм ипподромнарны модернизацияләү максатларында дәүләт-хосусый партнерлык проектларына ярдәм итү механизмын куллану планлаштырыла. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм профессиональ атчылар берлеге, атчылык буенча иҗимагый оешмалар вәкилләре белән бергә проект буенча фикер алышуны дәвам итәләр, аның соңгы варианты 2019 елның 1 июленә кадәр раслауга кертеләчәк. Стратегия проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр Атчылыкны үстерү ассоциациясе тарафыннан www.ark-rf.ru сайтында кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Таҗикистан Республикасына эш сәфәре барышында Гиссар шәһәрендә "Абдрауф Юсупов" исемендәге терлекчелек хуҗалыгында булды, биредә ул сөт эшкәртү ысуллары белән танышты. Шунда ук Гиссарда Марат 2006 елда төзелгән "Таҗикистан бәйсезлегенең 15 еллыгы" исемендәге декхан (фермер) хуҗалыгында булды. Ул монда слива һәм алмагач бакчаларын карады һәм Таҗикистан коллегаларының тәҗрибәсе белән танышты. Белешмә өчен: Гиссар районы – Таҗикистанның көнбатышында урнашкан республика әһәмиятендәге районнарның берсе. Ул Кафирнаган һәм аның кушылмасы Ханки елгалары үзәнлеге буйлап көньяктан төньякка таба тар полоса булып сузылган. Районда шулай ук Зур Гиссар каналы урнашкан. Районның төньяк районын Гиссар сырты таулары биләп тора, көньягында - Гиссар үзәнлеге тигезлеге. Административ үзәге – борынгы Гиссар шәһәрчеге. Аңа 1932 елда нигез салынган һәм ул 1951 елга кадәр Сталинабад өлкәсенә кергән. Район икътисадының күпчелеген аграр тармак тәшкил итә. Тигезлектә игенчелек белән шөгыльләнәләр, таулы төбәкләрдә - терлекчелек белән.