Зәйдә көллият студентлары студент отрядларының Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре белән очрашты

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
Зәй политехник көллиятендә көллият студентлары студент отрядларының Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге очрашуның махсус кунаклары - Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары штабы командиры Фәрит Шәяхмәтов һәм Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары штабы комиссары Алия Адиева булды. Очрашу кысаларында балаларга Татарстанда студент отрядларының хәрәкәте, эш юнәлешләре, хезмәт проектлары, эш шартлары, объектларда яшәү шартлары турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International