Зәй районында юбилярны котладылар

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
20 март көнне Дурт - Мунча авылында яшәүче Зәйнәп Гыйльметдин кызы Гәрәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Валерий Григорьевич Акатьев килде, ул Зәйнәп Гыйльметдин кызына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, иминлек, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләде. Зәйнәп Гәрәева адресына Дурт- Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, күршеләре, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары исеменнән иң җылы теләкләр яңгырады. Автоклуб хезмәткәрләре юбилярга иң матур җырларын бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International