Бүген Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов, Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары В. В. Архипов катнашында хокук саклау пунктларының эше тикшерелде.Тикшерү барышында хокук тәртибен саклау пунктларының матди базасын яхшырту мәсьәләсе каралды.
2019 елның 19 мартында хакимиятнең зур залында Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов җитәкчелегендә, районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм балалар бакчалары мөдирләре белән берлектә киңәйтелгән киңәшмә узды.
Бүген сәгать 12.00 Чистай шәһәренең Яшьләр үзәгендә "Бердәм РОССИЯ " партиясенең региональ сәяси советы президиумының күчмә утырышы булды. Партиянең Зәй җирле бүлегеннән күчмә утырышта "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәләренең республика координация советы әгъзасы Валерий Акатьев катнашты.
19 мартта муниципаль район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Т. Камалиев, сөт-товар җитештерү комплекслары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында чираттагы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында терлекләрне кышлатуның барышы, сөт җитештерүендә технологик процессларны алып бару, җитештерү күрсәткечләрен үтәү белән таныштылар, механик остаханәләрне, машина-трактор паркын карадылар. Бүгенге көндә җитештерү комплексларының барлык бүлекчәләрендә быел чәчү эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру һәм комплектлау эше бара. Шулай ук тракторларны Дәүләт техник тикшерүенә әзерләүгә керештеләр.