Зәй муниципаль районында Мәдәният елы кысаларында "Дөньякүләм мәдәният маршрутлары" дип исемләнгән әдәби-агарту проекты старт алды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында Мәдәният елы кысаларында «Дөньякүләм мәдәният маршрутлары»дигән әдәби-агарту проекты старт алды. Проектны оештыручылар – мәдәният һәм мәгариф идарәсе. Проект балалар һәм яшүсмерләрнең илебез һәм чит ил язучылары һәм шагыйрьләренең әдәби әсәрләренә кызыксынуларын үстерүгә, балалар-яшүсмерләр мохитендә укуның дәрәҗәсен арттыруга, аларның иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Проект киң яшьләр аудиториясенә исәпләнгән, уңайлы формада дөнья һәм ил әдәбиятының иң яхшы үрнәкләренә кагылырга, үз фикереңне белдерергә мөмкинлек бирә, шулай ук үз Ватаннарын яратучы гражданнарны әзерләргә тиешле өйрәтү, тәрбия бурычларын башкара. Проектта муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләренең 6,7,8 сыйныф укучылары катнаша. Катнашучылар тарафыннан ил һәм язучылар, шулай ук әдәби-агарту чараларын үткәрү даталары сайлап алына. Проект 2019 ел дәвамында айга бер тапкыр март, апрель, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь айларында үткәрелә. 19 апрель көнне «Энергетик» мәдәният йортында “Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе"нең «Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре» дип аталган чарасы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International