Авыл мәктәпләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру максатыннан, Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге мобиль офисы Поручик мәктәбендә булды. 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Яңа вакыт – яңа һөнәр” чарасы үтте. Профконсультант Эльвира Степанова һөнәри юнәлеш буенча тест уздырды, хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ артуы хакында сөйләде. Укучылар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәмгә мохтаҗ, үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүче 30 балигъ булмаган бала һәм аларның әниләре өчен "Яз бәйрәме" дип аталган социаль-анимацион чара оештырылды. Әлеге чарада гаилә эчендә низаглар булган һәм социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагоглар кызыклы конкурслар әзерләгәннәр, аларда балалар һәм ата-аналар да бик теләп катнаштылар.Бәйрәмдә катнашучыларга киртәләр аша коляска йөртергә, әниләрен төрле костюмнарга киендерергә,ә әниләр исә мең бала тавышы арасыннан да үз сабыен аера алуларын исбатладылар. Мондый күнегүләр балаларда төп психик функцияләрне (игътибар, фикерләү, хәтер) үстерергә генә түгел, ә уен формасында ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга да ярдәм итә.Очрашу ахырында балалар яшьләр эшләре идарәсе вәкиле, «Мальвина» халык театры җитәкчесе А.С. Зарипова белән берлектә эмоцияләр белдерү, комплексларны бетерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә бәя бирүне арттыру максатыннан "Оса и медведь" әкиятеннән фрагмент уйнадылар.Чара бер сулышта узды,катнашучылар уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм ахырында барысы да кечкенә генә баллы күчтәнәчләр белән сыйланды.
21 мартта "Энергетик" мәдәният сараенда Бөтендөнья шигърият көненә багышланган әдәби кичә узды. Поэзия-ул тормыш, ул хыял, хис-кичерешләр, фикерләр белдерү. Кешенең яраткан шагыйре дә булмаска мөмкин, әмма һәркемнең битараф булмаган шигыре була. Бу көнне чарада катнашучылар тыңлаучылар һәм тамашачылар гына түгел, үзләре дә танылган шагыйрьләр: А. Пушкин, С. Есенин, Г. Г. Тукай, М. Җәлил, С. Насыйбуллина, Б. Рәхмәт шигырьләрен яратып укыдылар. Чыгыш ясаучылар арасында М. Кашапов, М. Иванов, Н.Чепурная, В. Кухорь, Т. Гаряева, В. Агашкина, В. Садилова, Л. Бартош, А. Третьяк, Л. Зобова бар иде. Монда шулай ук тамашачылар белән бергә флешмоб рәвешендә А. С. Пушкин әкиятләре укылды, В. Высоцкий, И. Тальков җырлары яңгырады, шулай ук М. Кашапов башкаруында курайда «Туган авылым» инструменталь композициясе башкарылды. Бу шигъри очрашу укучылар күңелендә һичшиксез калыр, аларга дөнья матурлыгын тоярга ярдәм итәр һәм эчке дөньяларын тагын да баетыр.
Үзәк китапханәдә шигърият коне уңаеннан “Шигърият йолдызлыгы” дигән әдәби-тематик кичә уздырылды. Алып баручылар А. Пушкин,С. Есенин,М. Цветаева, В. Тушнова иҗатларына мөрәҗәгать иттеләр, аларның шигырьләре буенча романслар тыңладылар. “Өмет” клубы әгъзалары җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. “Шигърият көнендә яраткан шигырь юллары” акциясенә барлык китап укучылары да бик теләп кушылды.
Дәүләти экологик экспертиза үткәрү өчен материаллар әзерләү максатыннан, бүген администрациянең кече залында җәмәгать тикшерүләре үткәрелде. Фикер алышуда район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, район аучылар җәмгыяте башлыгы Ф.М.Минебаев һәм ауны кулланучылар катнашты. Иҗтимагый фикер алышуга 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы территориясендә аучылык белән шөгыльләнү лимитын әзерләү материалы тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар тарафыннан проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертелде. Барлык үтенечләр дә игътибарга алынды.