Районда наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2019 елның 22 марты, җомга
Бүген районда наркотикларга каршы комиссия утырышы узды. Көн тәртибенә балигъ булмаган психоактив матдәләр кулланучыларны иртә ачыклау һәм район территориясендә балигъ булмаганнарга наркологик ярдәм күрсәтү системасын үстерү, алкоголь продукциясен, сыра, тәмәке куллануны профилактикалау һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эшче төркем эшчәнлеге, 2018 елда районда наркологик хәл торышы турында, профилактик акцияләр үткәрү, яшьләрнең аеруча актив өлешен наркотикларга каршы профилактик эшләргә җәлеп итү турындагы мәсьәләләр кертелгән иде. Мәгълүмат белән Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлеге башлыгы, полиция майоры И. Р. Хәйретдинов, «Зәй үзәк район хастаханәсе» табиб психиатр-наркологы И. Ф. Сәлихов, «Зәй политехника көллияте» директоры С. Д. Бусов чыгыш ясадылар. Утырышка наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары В. Г. Акатьев йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International