Зәйдә дәүләт экология экспертизасы буенча иҗтимагый фикер алышулар узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләти экологик экспертиза үткәрү өчен материаллар әзерләү максатыннан, бүген администрациянең кече залында җәмәгать тикшерүләре үткәрелде. Фикер алышуда район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, район аучылар җәмгыяте башлыгы Ф.М. Минебаев һәм ауны кулланучылар катнашты. Иҗтимагый фикер алышуга 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәрге чорда Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районы территориясендә аучылык белән шөгыльләнү лимитын әзерләү материалы тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар тарафыннан проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертелде. Барлык үтенечләр дә игътибарга алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International