Зәй районының авыл мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш буенча чаралар дәвам итә

2019 елның 22 марты, җомга

Авыл мәктәпләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру максатыннан, Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге мобиль офисы Поручик мәктәбендә булды. 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Яңа вакыт – яңа һөнәр” чарасы үтте. Профконсультант Эльвира Степанова һөнәри юнәлеш буенча тест уздырды, хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ артуы хакында сөйләде. Укучылар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International