Пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең хезмәт хокукларын саклау – үзәк мәсьәлә

2019 елның 22 марты, җомга
Пенсия яшенә җитеп килүчеләрнең хезмәт хокукларын саклау – үзәк мәсьәлә Зәй халык мәшгульлеге үзәге район Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә эшләүче пенсия яшенә җитеп килүче йөздән артык хезмәткәр өчен хезмәт хокукларын саклау буенча консультация уздырды. Белгечләр мәшгульлек турындагы закондагы үзгәрешләр, үзәк тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, аерым алганда пенсия яшенә җитеп килүчеләр өчен һөнәри белем алу программасы хакында сөйләде, хезмәт законы нормалары белән таныштырды. Шундый ук очрашу Район мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен дә оештырылды. Аның кысаларында катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап ала алды. Исегезгә төшерәбез, эшче төркем әгъзалары район предприятия һәм оешма хезмәткәрләре өчен узган елдан консультация уздыра. Әлеге эш Россия Хөкүмәтенең пенсия яшен арттыру һәм гражданнарның яшькә карап хезмәт хокукларын һәм иреген чикләүгә каршы башкарылган чаралары кысаларында, Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатын алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International