Зәй мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2019 елның 29 марты, җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлады һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен иң изге теләкләрен белдерде. Аеруча тырыш хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен «Энергетик» мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Вәлиуллина Әлфия Хамис кызы, "Энергетик" мәдәният сарае муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Нестягина Лидия Иван кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән -3, нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм итү уңаеннан Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән -16, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен -12 мәдәният хезмәткәре Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Энергетик» мәдәният сарае үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Миронова Светлана Леонидовна мәдәният идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Район мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтенә Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән артистлар чыгыш ясады, шулай ук «Энергетик» мәдәният йорты иҗат коллективлары үзләренең иң яхшы номерларын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International