Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй почетлы гражданины, элеккеге имам- мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов белән хушлаша
2019 елның 1 апреле, дүшәмбе
Бүген таңда озак еллар Зәй районы имам-мөхтәсибе вазифасын башкарган Сәгыйть хәзрәт Камалов арабыздан китеп барды. 27 майда аңа 83 яшь тулган булыр иде. Сәгыйть хәзрәт чирек гасырдан артык намус белән зәйлеләрне рухи агартуга хезмәт итте, күп кенә мәчетләр төзелешен башлап йөрде, 13 ел Зәй районы имам- мөхтәсибе җаваплы вазифасын башкарды, 2016 нчы елдан Татарстан Диния нәзарәтендә аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шураның Зәй бүлеген җитәкләде. Сәгыйть хәзрәт һәрвакыт тынгысыз, ышанычлы һәм җаваплы мөхтәсиб, ихлас мөселман булды. Мәгънәле, үтемле үгет – нәсихәтләре, мәрхәмәтлелек, миһербанлылык һәм дә шәфкатьлелек тәрбияләүгә юнәлтелгән вәгазьләре белән яшьләребезне тугры, гадел, иманлы гамәлләргә өндәде. Ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап калу, милләтне рухи камиллеккә күтәрү кебек изге эшләрне күп башкарды. Күпкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә Сәгыйть Камалов төрле дәүләт бүләкләренә: “Казанның 1000 еллыгы” медале, ике мәртәбә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәте өчен” медале, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең Рәхмәт хаты һәм “Зәй муниципаль районының почетлы гражданины” дигән югары исемгә лаек булды. Сәгыйть хәзрәтне соңгы юлга озату җеназа намазы үзәк мәчеттә көндезге сәгать 1дә укылачак. Хәзрәт Яңа шәһәр зиратына җирләнәчәк.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы шәһәрне төзек һәм чиста итү ягында
Экологик икеайлык кысаларында “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы “Төньяк” паркын төзекләндерүдә актив катнашты.
Эколяталар көне
Бөтенроссия Эколяталар көне кысаларында «Якты коңгыз» балалар бакчасында бик күп төрле кызыклы чаралар үткәрелде.
13
апрель, 2026 ел
Зәйдә яңа хәрби комиссар сайладылар
Бүген хакимият бинасында Зәй шәһәре һәм Зәй районының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итү булды. Ул 46 яшьлек майор Хәсәнов Динар Рәшид улы булды. Хәрби комиссариатның яңа җитәкчесе вазыйфага Россия Федерациясе Оборона министрының 27 март боерыгы белән билгеләнде.
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз