Зәйдә “Без бергә” республика фестиваленең зона этабы узды

2019 елның 29 марты, җомга

Зәйдә «Без бергә» халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабы узды. Фестивальдә республиканың 4 муниципаль районыннан (Әлмәт, Азнакай, Чирмешән, Зәй) 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 612 бала катнашты. Фестивальне оештыручы-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Тантаналы ачылышта Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чапков Александр Владимирович, мәгариф идарәсе башлыгы Гүзәл Халит кызы Зинурова катнашты. Фестиваль-конкурс ике яшь төркемендә: кече төркемдә 9-12 яшьлек укучылар һәм урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар арасында үтте. Анда балалар хореография (халык, фольклор биюе), халык вокалы (соло), халык ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор), инструменталь ансамбль (фольклор-инструменталь ансамбль, халык инструментлары ансамбле), әдәби уку (проза, поэзия, эпос), модалар театры номинацияләре буенча көч сынаштылар. Билгеле булганча, кешенең иҗади талантына чикләр юк. Фестивальдә катнашучы һәркем биредә үзен вокал осталыкта һәм биюдә генә түгел, шулай ук мода күрсәтүдә дә сынап карады. Фестиваль  ул өстәмә белем бирү өлкәсендә иҗат белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасы муниципаль районнары укучылары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру мәйданчыгы, шулай ук, Татарстан Республикасының өстәмә белем бирү педагоглары арасында тәҗрибә уртаклашу урыны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International