Зәйнең 1нче мәктәп укытучысы Наталия Ильина- Туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе җиңүчесе

2019 елның 30 марты, шимбә
Зәй районы укытучысы Наталия Ильина Казанда узган «Туган тел» туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс конкурсында җиңеп чыкты. Конкурсның максаты-туган тел һәм әдәбият укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталык белән уртаклашу, шулай ук Россиядә татар телен һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру. Казанда 50 татар, рус, башкорт, мари, мордва, удмурт, чуаш теле укытучысы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Зәй районы данын беренче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Ильина яклады. Йомгаклау тантанасында Наталия Владимировна туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесе җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International