ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 - 15 нче апрель көннәрендә сәгать 9.00 дан 17.00 га кадәр вакыт эчендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы «Хезмәт хокукларын яклау» темасына «Кайнар линия»үткәрә. Гражданнарга тәҗрибәле белгечләрдән хезмәт хокукларын яклауга кагылышлы сораулар буенча 8-843(236-00-71), 8-843(236-89-15), 8-843(236-40-17), 8-843(236-40-62) телефоннары буенча консультация алу мөмкинлеге дә тудырыла.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли шигъриякә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек шагыйрь буларак кереп калды. Кыска гына гомере эчендә Тукай бик зур мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора.

10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй-2 бистәсендә яшәүче Төхбәтуллин Вәкил Сәгъдәт улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны котларга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре дә килгән иде. Юбилярлар хөрмәтенә иң җылы котлаулар, теләкләр әйтелде, автоклуб хезмәткәрләре башкаруында яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

10 апрельдә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек һәм җир мәсьәләләре, экология һәм ТКХ буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Шәһәр Советы комиссияләренең уртак утырышы эшендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, Зәй шәһәре Советы депутатлары, шәһәр, район Советы аппараты, Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Анда  2018 елда Зәй шәһәре Башкарма комитетының эшчәнлеге, 2018 елда Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше турында, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында " 29.10.2013 ел, № 129 Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектларын кабул иттеләр. Утырышка Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина йомгак ясады.

Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, Зәй районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча КФҮ ДБУ филиалы эшли. Бүгенге көндә 100 дән артык хезмәт күрсәтүне бер тәрәзәдә алырга була. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең тулы исемлеге белән Зәй муниципаль районы рәсми сайтының «Район тормышы – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр – КФҮ ДБУ филиалы» бүлегенә (http://zainsk.tatarstan.ru)электрон адресы буенча кереп танышырга яки 7-47-29 телефоны буенча кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча документлар кабул итү һәм бирү Автозавод урамы, 1А адресы буенча урнашкан Зәй районы КФҮ ДБУ филиалында башкарыла. КФҮ гражданнарга уңайлы булсын өчен булдырылган, анда документлар тапшыру һәм консультация алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Барлык кирәкле өстәмә мәгълүмат федераль, региональ һәм муниципаль хакимиятнең төрле органнары арасында төзелгән хезмәттәшлек нигезендә мөрәҗәгать итүченең катнашуыннан башка соратып алына. Гражданнар муниципаль хезмәтләрнең административ регламентларының махсус исемлеге һәм таләпләре буенча теге яки бу хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган документлар җыелмасын әзерләргә һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы башка оешмалар тарафыннан теге яки бу актларны алу өчен, КФҮ белгеченә тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль берәмлегендә административ регламентлар эшләнде һәм расланды, муниципаль хезмәтләр шулар нигезендә башкарыла.

Конкурсның төп максаты – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең кызыксынучанлыгын арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруда югары нәтиҗәләргә ирешү һәм технологик процессларны оптималь срокларда үтәү. Конкурста мөмкин булган 40 баллдан, 40 баллны «Чыбыклы " җитештерү комплексы җыйды. II урын - 39,5 балл белән «Нива " ҖЧҖендә. Трактор парклары әзер, техник карау 100% ка башкарылган, механизаторлар махсус кием-салым, аптечка һәм ут сүндергечләр белән тәэмин ителгән. Иң мөһиме, техника технология буенча куелган. III урын 39 балл белән - «Аксар " җитештерү комплексында. Бу хуҗалыкта башкаларныкы кебек үк, трактор паркы шулай ук яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. 2019 елгы язгы кыр эшләрендә төрле маркадагы 290 трактор, шул исәптән югары җитештерүчәнлекле энергия белән тәэмин ителгән 54 трактор катнашачак. Барлык тракторлар да тәүлек буе эшләүне оештыру өчен ике тәҗрибәле механизатор белән тәэмин ителгән. Язгы кыр эшләрендә 500гә якын механизатор катнашачак. Чәчү эшләрендә 88 чәчкеч агрегаты, 15 чәчү комплексы, 145 тырмалау агрегаты, 89 культиватор һәм 28 катнаш агрегат җәлеп ителәчәк.

Министрлык «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә. Документлар һәм гаризалар 2019 елның 10 апреленнән 13 майга кадәр эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы тулырак мәгълүматны (http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2019-3483837.htm)сылтамасы буенча белешергә мөмкин.

9
апрель, 2019 ел
сишәмбе
Бу хакта 8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәсилегендә узган киңәшмәдә әйтелде. Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугарулы азык культураларын игүнең нәтиҗәлелеген арттыру хакында сөйләшү булды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты. Марс Хисмәтуллин Татарстан Республикасында мелиорация программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм сугарулы игенчелекне алга таба үстерү перспективалары турында сөйләде. Аның нотыгында әйтелгәнчә, 2018 елда 3,4 мең га сугарулы җирләр торгызылган, 35 гидротехник корылма һәм буалар ремонтланган, аларда 89 млн. куб.м. су җыела. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан мелиорация буенча түбәндәгеләргә чыгымнар өлешен кайтаруга дәүләт ярдәме карала: 1. Су белән тәэмин итү һәм скважиналар бораулар системаларын төзү һәм реконструкцияләүгә тотылган чыгымнарның 90%ы субсидияләнә. 2018 елда эшләр 15 млн. сумлык субсидияләнгән. 2. Су сиптерү техникасын һәм куәтле суырткыч җайланмалары сатып алу чыгымнары – 70%. Бу максатлар өчен 2018 елда 130 млн. сум акча бүленгән иде. 3. Сугарулы һәм киптерелгән җирләрне торгызу һәм реконструкцияләү өчен чыгымнарның 50%ы субсидияләнде. Татарстан Республикасы шартларында сугарулы җирләрдә азык культураларын игү технологиясе үзенчәлекләре турында Фаик Софиоллин сөйләде. Ул кишәрлекне сайлау кагыйдәләренә, табигый печәнлекләрне һәм көтүлекләрне өстән һәм тамырдан яхшырту технологияләренә, үләннәрне һәм үлән катнашмаларын сайлауның төп принципларына, күпьеллык үләннәрне чәчү нормаларына һәм болыннарны ашламалау системасына җентекле тукталды. Киңәшмәгә чакырылган сугарулы мәйданнарда авыл хуҗалыгы культуралары үстерүче хуҗалыклар вәкилләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр һәм агымдагы елга планнары турында сөйләделәр. Чара азагында Илдус Габдрахманов, минераль ашламаларның файдасы да сугарулы җирләрдә күбрәк, дип ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә, сугарулы мәйданнарда эшләүче хуҗалыклар өчен методик күрсәтмәләр эшләргә һәм белгечләрне махсус укытуны оештырырга, шулай ук гидропоркормщиклар сатып алырга теләкләре булган хуҗалыкларга ярдәм итәргә дигән карар кабул ителде. Хуҗалыкларның үзләренә авыл хуҗалыгы культуралары һәм аларны тукландыру карталарын эшләргә тәкъдим ителде. Белешмә өчен: Гидроподкормщиклар - ул су сиптерү машиналарына яисә җайланмаларына өстәмә махсус җайланма, шулай ук катнаш ашлама эремәләрен әзерләү һәм аларны насосның сурдыру линиясе аша яисә сугару системасының су җыю магистрале аша сиптерелә торган суга дозалап кертү өчен мөстәкыйль технологик җайланма.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясаганда әйттеләр. Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Үз чыгышында Нәҗип Хаҗипов ит һәм сөт мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Сөт җитештерү - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен шактый зур финанс чыганагы ул һәм әлеге мәсьәлә Министрлыкның даими контролендә тора, диде ул. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан бу елның гыйнварында 317 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 103%), ит - 98,7 мең тонна (102%). Сөт арттыруда алдынгылар рәтендә Әлмәт, Балтач, Буа, Түбән Кама, Кукмара һәм Тукай районнары. Республика буенча эре мөгезле терлекләр саны 727,8 мең баштан артык, шул исәптән сыерлар – 241,9 мең баш һәм дуңгызлар - 446,6 мең баш. 83,6 мең баштан артык бозау туган. Эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә Мамадыш, Әлки, Балтач, Буа, Алексеевск, Кукмара һәм Чистай районнары. Министр урынбасары шулай ук тарихи татар токымлы атларны үрчетү зарурлыгына да тукталды. Бу максатлар өчен республикада аларны алу һәм тотуга субсидия карала. Тарихи татар токымлы атларны сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга бирелә торган субсидия күләме тотылган чыгымнарның 60%ын тәшкил итә, ә бияләрне тотуга бәйле чыгымнар бер татар токымлы ат өчен 20 мең сум карала. Субсидия, бияләрнең баш санын саклап калганда, ел саен бирелә. Субсидия алу өчен шулай ук һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу шарт.

ТОС җитәкчеләре белән киңәшмәне бүген шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина үткәрде. Очрашу барышында 2019 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 6 территориаль-иҗтимагый үзидарәсе җитәкчеләренең отчетлары тыңланды. Киләсе айга төп эш юнәлешләре булып халык белән йорт яны территорияләрен тиешле халәткә китерү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар үткәрү, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар хәрәкәте белән хезмәттәшлек итү торачак. Ташландык йортларны ачыклау һәм тиешле хәлгә китерү буенча эш иң мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Бу эш шулай ук, 15нче апрельдән махсус янгынга каршы режим урнаштыру белән бәйле рәвештә кирәк. Елена Владимировна урамнарны йөреп чыгып, халык арасында аңлату эше алып бару кирәклеге хакында, янгынга каршы режим билгеләү турында хәбәр итте, йорт территорияләрендә коры үлән һәм ботакларны яндыру тыела торган срокларны билгеләде, кирәк булганда бу эшкә административ комиссия хезмәткәрләрен җәлеп итәргә чакырды. Шулай ук санитар икеайлык кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарә территорияләрендә кибет хуҗалары белән эшне көчәйтергә кирәклеген аңлатып үтте. Киңәшмә ахырында  "Елның иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсына йомгак ясалды. 5 урын алган «35 квартал» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Зәбирова Румия Шәрәфетдин кызының территорияне төзекләндерү өчен, 160 мең сум күләмендә грант алачагы хәбәр ителде.  Елена Владимировна ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм төрле юнәлештәге проектларны тормышка ашыру өчен акча җәлеп итү максатыннан конкурсларда катнашырга чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International