ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе
21 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә киокусинкай карате буенча ачык беренчелек узды, анда Татарстан Республикасы, Башкортостан, Удмуртия шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннарның укучылары яклады. Каты һәм кискен көрәш нәтиҗәсендә егетләр призлы урыннарга лаек булдылар, турнирда Ишмөхәммәтов Әмир, Павлов Даниил, Зеленин Максим, Скопин Георгий, Пылаев Егор, Валишин Айрат, Плеханов Дмитрий, Семенов Владислав, Хөснетдинов Марат җиңүче булдылар. Икенче урынны Решетов Роман, Баринов Егор алды. Өченче урынны Шакиров Данияр, Храмков Георгий, Гомәров Раил яулады. Турнирда иң яхшы техника өчен махсус приз белән Павлов Даниил бүләкләнде. Зәй командасы турнирда беренче урынны яулады.
2019 елның 19 апреленнән 21 апреленә кадәр Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган, 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик-2», Ижау шәһәренең «Ижсталь», Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», Яр Чаллы шәһәренең «Олимп», Самара шәһәренең «Яшьлек» командалары катнашты. 1 урынны-Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», 2 урынны-Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик-2», 3 урынны-Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы алды. Турнирның иң яхшы уенчысы дип, Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасыннан Артур Никифоров танылды.
18-21 апрель көннәрендә Спас районының Болгар шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда 9 команда катнашты. Зәй районы командасы Татарстан Республикасы беренчелегендә 3 нче урынны һәм ТР укучылары Спартакиадасында үз төркемендә 1 нче урынны алды. Тренерлары Асадов К. Х. һәм Волков И. А. (1 урын Баулы районы командасы, 2 урын Аксубай районы командасы).
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Министр хәбәр итүенчә, республиканың барлык районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре актив башкарыла. Бүгенгә 500 мең гектарга якын, ягъни планнан 46% мәйдан чәчүлек тукландырылган, шул исәптән көзге культуралар - 287 мең га, күпьеллык үләннәр – 192 мең га. Зәй, Сарман, Тукай районнары көзге культураларны ашламалауны берничә көн элек инде тәмамладылар. Актаныш, Әлки, Тәтеш һәм Ютазы районнарында да төгәлләп киләләр. Шушы көннәрдә 2,85 млн. га мәйданны тырмалап чыгарга кирәк. Бүгенгә 800 мең га, ягъни барлык мйданның 26%ы тырмаланган, шулардан көзге культуралар - 78 мең га (14%), күпьеллык үләннәр – 205 мең га (42%), туңга сөрелгән җирләр һәм пар җирләре – 536 мең га (26%). «Бүген иң мөһим мәсьәлә – кыска вакыт эчендә кышка сөрелгән туфракны гына түгел, ә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне дә дым белән каплату», - диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә бик иртә итеп арпа чәчүгә чыккан районнар бар, болар - Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары. Министр көзге культуралар буенча хәлләрнең беркадәр борчуга салуын билгеләп үтте. «Көз көзге культуралар өчен бик уңай булмады. Дымлылык кытлыгы аркасында көзге культураларның 25%ы кышка бик начар хәлдә керде. Хәтта август уртасында чәчелгән орлыклар да бары тик сентябрь азагына гына тишелеп чыктылар. Мондый хәл бигрәк тә республиканың Идел алды (Буа) һәм Көнбатыш - Кама аръягы (Нурлат) зоналарында күзәтелде», - диде Марат Әхмәтов. Ул, 1 кв. метрга кимендә 500 продуктив башак булырга тиеш, дип искәртте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, чәчү кампаниясе чорында тотылган чыгымнарның 40% минераль ашламалар сатып алуга туры килә. Ул шулай ук узган ел бер гектарга кимендә 70 кг ашлама туплау бурычы куелган булуын искә төшерде. Бүген республикада бер гектарга 47,2 кг ашлама тупланган. Яхшы күрсәткечле районнар арасында Зәй, Тукай, Тәтеш, Балтач, Саба, Әтнә, Сарман, Нурлат районнары бар. Шул ук вакытта Әгерҗе, Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Теләче районнарында ашлама җитәрлек күләмдә тупланмаган. Полный текст выступления: http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1849401.pdf Полное видео выступления: http://ftp.prav.tatar.ru/agro/2019/4/19.04.2019.mp4
Районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләкләр тапшыру дәвам итә. Бүген Зәй шәһәренең Мирный бистәсендә яшәүче Галәүетдинов Шәүкәт Шәрәп улы Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләк алды. Аны котларга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, "Мирный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе М. С. Гарапшина килде. Фронтовик исеменә барлык матур теләкләр яңгырады, шәһәр клубы хезмәткәрләре кадерле ветеран хөрмәтенә кечкенә генә концертта күрсәттеләр.

19 апрель көнне Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй - 2 бистәсендә яшәүче Емелин Василий Петрович янында булдылар. Бу көнне фронтовик адресына шәһәр җитәкчелеге һәм анда катнашучылар исеменнән котлаулар яңгырады, тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләк тапшырылды. Клуб хезмәткәрләре ветеран хөрмәтенә сугыш еллары җырларын башкардылар, Василий Петрович үзенең яраткан "Рейдта", "Зәңгәр яулык", "Катюша” җырларын аеруча яратып тыңлады. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Василий Петрович шәһәр, республика һәм ил яңалыклары белән һәрдаим кызыксынып тора. Ул Татарстан Республикасы Президентына сугышта катнашучыларга даими игътибар күрсәткәннәре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.


19
апрель, 2019 ел
җомга
Апрель-чисталык һәм тирә-юньне тәртипкә салу вакыты, ә өмәләр - буыннарны берләштерә торган күптән килгән гадәт. Быел Зәй балалары да шәһәр һәм район халкында экологик аң формалаштыруга үз өлешләрен керттеләр. 20 апрельдә булачак якынлашып килүче гомумрайон өмәсенә күбрәк игътибар җәлеп итү өчен, «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Яңа шәһәр микрорайонындагы Җиңү Проспектында флеш-моб үткәрделәр. Сафка тезелеп, алар үзләренең шәһәр һәм табигатьне яратырга өндәгән шигырьләрне укыдылар, ә соңыннан экологик темага рәсемнәр тараттылар. Узып баручылар бу күренешкә башта гаҗәпләнсәләр, аннары балаларга рәхмәт әйтеп, өмәдә һичшиксез катнашырга вәгъдә бирделәр.
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисади үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышы булды. Депутатлар тарафыннан 2018 елда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы бюджеты үтәлеше, 2018 елда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында, 2018 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль берәмлеге муниципаль милкендә булган күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны бастырып чыгару тәртибе турында», «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Контроль-хисап палатасы” муниципаль казна учреждениесе турындагы нигезләмә хакында, Зәй муниципаль районы Советының 2012 елның 20 гыйнварындагы 153 номерлы карарының аерым нигезләмәләренә Зәй шәһәр прокуратурасы протестын карау турында һәм башка сораулар каралды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектлары кабул ителде, алар Зәй муниципаль районы Советының чираттагы утырышы каравына чыгарылачак.

18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 18 апрельдә, Зәй муниципаль районында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугыш ветераннарының тол хатыннарына, концлагерь тоткыннарына бүләкләр тапшырдылар. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барлыгы 158 бүләк тапшырылачак, шуларның 22се - сугышта катнашучыларга, инвалидларга, концлагерь тоткыннарына һәм 136ы - Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның тол хатыннарына биреләчәк.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру максатларында участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту оештырылды. Аның кысаларында Зәй муниципаль районының 64 комиссиясе кадрлар составы укытылды. Укыту семинарларын Зәй муниципаль районының участок комиссияләре әгъзалары - Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарәсенең югары мәктәбе базасында квалификация күтәрү буенча махсус курслар узган укытучылар үткәрде. Программа өч көндезге модульдән торды. Уку планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик сессияләр (төркемнәрдә эш), эшлекле уеннар һәм низаглы хәлләрне хәл итү буенча тренинглар кертелгән иде. Укыту барышында комиссия әгъзалары «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасын кулландылар, ул һәрвакыт үз вакытында кирәкле норматив документлар булдырырга, тест узарга һәм укыту мәсьәләләре, яңалыклар, законнардагы үзгәрешләр һәм башкалар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International