ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Поповка авылы мәдәният йортында район мәдәният йорты муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе автоклуб хезмәткәрләре тарафыннан, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Тукай авыл буйлап сәяхәттә" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чара бөек шагыйрьнең биографиясе, балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башланды. Чара барышында экранда Габдулла Тукай фотолары белән видео-презентация дә күрсәтелде. Бәйрәм дәвамында тамашачылар өчен шагыйрьнең шигырьләре укылды, шулай ук автоклуб артистлары тарафыннан музыкаль номерлар башкарылды.

“Яшьләр” клубында волонтерлар яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Шулай ук алар "Яхшы куллар" хәйрия акциясендә катнашты, ул район авыл җирлекләренең күп балалы һәм аз керемле гаиләләре өчен киемнәр, уенчыклар, китаплар җыюны күз алдында тота. Чара ахырында барлык катнашучыларга истәлекле “Изгелек” эмблемасы тапшырылды.
2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының региональ сайлап алу этабы булган, «Нечкәбил» гаилә һәм ана булу матурлыгы XV Республика конкурсы узачак. Бу Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен оештырылучы ачык конкурс. Анда катнашучылар гаилә мәдәниятен, аның кыйммәтләрен, буыннар алмашлыгын, патриотизм, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтә ала, мәдәни һәм милли традицияләр, һөнәри горурлык һәм казанышлар турында сөйләү мөмкинлеге дә булачак. Нечкәбил» конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә ул киң масштаблы һәм кирәкле социаль-мәдәни проект, гаилә кыйммәтләре, халык гореф-гадәтләре матур күрсәтелә торган ачык мәйданчык булырга өлгерде инде. Конкурста җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булган ныклы гаиләләр чыгыш ясый. Әлеге чараның югары иҗтимагый әһәмиятен исәпкә алып, Зәй гаиләләренең дә конкурста катнашуларын сорыйбыз. Алардан «Нечкәбил-2019 " гаилә һәм ана булу матурлыгы XV Республика конкурсында катнашу өчен гаризалар электрон почта буенча кабул ителә. Аның адресы:: zai@tatar.ru. Элемтә өчен телефон: (85558) 7-20-68. Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://nechkebil.ru/

17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге 2019 елның 15 апреленнән 29 апреленә кадәр вакцинопрофилактика буенча тематик «кайнар линия» не 7-22-09 телефоны буенча үткәрү турында хәбәр итә.
“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында, эш бирүче белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында, “Зәй” катнаш авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (Зәй шәһәренең агросәнәгать паркы) рәисе һәм баш хисапчысы белән очраштылар. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәгенең төп бурычы булып эшче һөнәрләрен хезмәт базарына тарту маркетинг концепциясен тормышка ашыру тора. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ольга Лаптева үзәк тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эш бирүчеләрнең бурычлары һәм хокуклары, мәшгульлек хезмәтенә мәгълүмат биреп бару, хезмәт базары торышы турында сөйләде. “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде. Агропарк рәисе Руслан Рәхимҗанов үз чиратында очрашуда катнашучыларга кооператив эшчәнлеге, аның мөһим урын тотуы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде, цехлар буйлап экскурсия оештырды. Маркетинг визиты нәтиҗәләре буенча кооперативта булган вакансияләр, аның икътисади торышы, чараларда катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат алынды, эш бирүчегә халыкның мәшгульлеге законнарын саклау, “Россиядә эш” порталы буенча эшләү турында аңлатылды.
17 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә иҗтимагый контроль мәсьәләләре буенча муниципаль иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертлары өчен зона семинар-тренингы узды. Семинарда Зәй муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе, советның иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе катнашты.
2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен, «Кайнар линия» ачылачак.Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия"нең телефоны»: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-4062, (843) 236-89-15. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды һәм андагы эш барышы белән якыннан танышты. Аның белән бергә сәфәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, баш белгечләр, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре катнашты. Бүгенге маршрут графигына барлыгы 14 объект кертелгән иде. Терлекчелек һәм сөт-товар комплексларында район башлыгы савым сыерларын карап тоту һәм тукландыру технологиясенең үтәлеше, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темплары белән танышты. Әлеге сәфәр графигына районның барлык сөт-товар фермалары һәм комплекслары кертелгән иде. Разиф Гали улы «Нива» ҖЧҖ һәм «Дурт-Мунча» сөт- товарчылык комплекслары терлекчеләре эшен уңай бәяләде, әлеге объектларда теләсә кайсы минутта республика дәрәҗәсендәге семинар – киңәшмә үткәрергә мөмкин, дип билгеләп үтте. «Таң» ҖЧҖ бүлекчәсенең : Әхмәт, Бура - Киртә, Куш-Елга сөт комплекслары, «Зәй шикәре» агрофирмасы бүлекчәләре: «Чыбыклы» сөт комплексы, «Шепкә», «Сәвәләй» сөт- товарчылык фермаларында эшне көчәйтергә кирәклеге ассызыкланды. Район башлыгы шулай ук язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Җитештерү комплексларында дым каплатуда 80 агрегат эшли. Бүгенге иртәдә бу эш 8 мең га. мәйданда башкарылган, «Кадер» һәм «Сәвәләй»дә горчица чәчү башланган. Анда ДМС-12 «Амазоне» чәчү комплексы эшли. Бер үк вакытта көзге культураларны СЗ-3,6 чәчү агрегатлары белән тукландыру бара.

Татарстанда якын арада кертелә торган яңа җитештерүләр тәүлеккә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сөйләде. Республикада сөт җитештерү күләмен арттыру һәм сөт заводларын модернизацияләү буенча проектлар гамәлгә ашырыла. «Якын арада бездә яңа җитештерүләр барлыкка киләчәк, алар өстәмә рәвештә 1,3 мең тонна сөт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Без һәркөнне барлык 4 мең тонна товар сөтен үзебезнең республикада эшкәртә алачакбыз», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Ул шулай ук Татарстанда сөт җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән 23 млрд. сумга 24 проектның гамәлгә ашырылуы (35 мең хайван урыны) турында әйтте. «10,6 мең савым сыеры өчен өч сөтчелек комплексын Бөгелмә районында төзү планлаштырыла. 3,6 мең башка исәпләнгән беренче комплексны быел ук гамәлгә кертергә тырышабыз», — диде Марат Әхмәтов. Моннан тыш, министр әйтүенчә, сөт заводларын комплекслы модернизацияләү буенча тагын 4 млрд. сумга биш проект гамәлгә ашырыла. «Казан сөт комбинаты бүген 190 - 200 тонна сөт эшкәртә, алга таба мең тоннага кадәр эшкәртү күздә тотыла. Актаныш районында сөт комбинатында җитди реконструкция бара. Бүген анда 60 тонна сөт эшкәртелә, алга таба 200 тоннага кадәр җиткерү күздә тотыла. Тагын бер проект Кукмара районында, соңгы килештерү стадиясендә, ул тәүлеккә 500 тонна сөт җитештерүгә исәпләнә. Мамадыш районында модернизацияләү программасы өстәмә рәвештә тәүлеккә 300 тонна сөт эшкәртүгә юнәлдерелә. Биектау районында ике предприятие тәүлеккә 200әр тонна сөт эшкәртә, аны тагын 200 тоннага арттыру күздә тотыла», — дигән мәгълүмат бирде министр.

15 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе уртак утырыш уздырдылар. Парламентта республика дәүләт хакимияте органнарының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын 2019 елның 1 кварталында үтәү йомгаклары турында Марат Әхмәтов сөйләде. Ул төп икътисадый күрсәткечләргә тукталды. Узган ел йомгаклары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстанның илебез төбәкләре арасында 4 урынны алып торуын да билгеләп үтте. Бу елның I кварталында 42 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 2 процентка күбрәк. Авыл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, дәүләр программасының төп бурычы – авыл халкының эшлекле активлыгын алга таба үстерү. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча бу юнәлешне республикада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Шуны ассызыкларга кирәк, Татарстанда 460 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар, 4,5 мең фермер хуҗалыгы исәпләнә, шулар республика авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык күләменең яртысыннан артыгын тәшкил итәләр. Ел саен кече хуҗалыкларга төбәк бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык акча бирелә, бу аларның динамик үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында продукцияне экспортлау күләмен ике мәртәбә арттыру бурычы куелган иде. 2024 елга бу күрсәткеч акчада исәпләгәндә 360 миллион доллар булырга тиеш. Республика экспортының төп драйверы - май продукциясе», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. «Безнең экспортның өстенлекле юнәлеше – хәләл продукция. Бүген без ислам дөньясы белән икътисадый багланышларны киңәйтү буенча актив эш алып барабыз. Безнең 72 предприятие хәләл продукция җитештерүгә аккредитацияләнгән. Кайбер предприятиеләр Фарсы култыгы илләре, Төркия, Казахстан базарларына чыгалар», – диде ул һәм мондый продукцияне дөньякүләм базарларга чыгаруда KAZANSUMMIT халыкара икътисадый саммитының роле зур булуын билгеләп үтте. Үз чыгышында авыл хуҗалыгы министры аерым сәүдә челтәрләренең монополиялелегенә игътибар итәргә өндәде, чөнки аларның сәүдә киштәләрендә җирле продукция бик аз күренә. Утырыш эшендә шулай ук Пенза өлкәсе Закон чыгару собраниесенең Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Михаил Лисин катнашты. Ул Пенза өлкәсендә эре сәүдә челтәрләре өчен “җирле товарлар”ны күздә тота торган инвестиция килешеүен төзү мәҗбүри шарт булып торуы турында сөйләде. Ягъни эре сәүдә челтәре “үзенең сәүдә киштәләренә җирле продукцияне чыгарырга тиеш”, дип билгеләп үтте Пенза депутаты. Теманы үстереп, “Чаллы-икмәк” ЯАҖ генераль директоры, депутат Рафаэль Юнысов сәүдә челтәрләренең икмәк продукциясенә бәяләрне 100 процент арттырып куюларын ассызыклады. Депутатлар бу мәсьәлә буенча фикер алышуны Дәүләт Советы сессиясенә чыгарырга һәм аннары сәүдә оешмалары өчен иң чик арттыруларны билгеләү өчен федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә, дигән тәкъдим керттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International