Зәйдә «Эшмәкәрлек фабрикасы» семинары узды

2019 елның 24 мае, җомга
2019 елның 24 маенда Зәй политехник көллиятендә Зәй муниципаль районы яшьләре арасында эшмәкәрлекне популярлаштыру буенча очрашу узды. Очрашуда студентлар, үзмәшгуль гражданнар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. «Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциячел булмаган оешмасының төбәк вәкиле Дуболазова Юлия Ивановна «Эшкуарлык субъектларына ярдәм программалары һәм формалары» темасына чыгыш ясады. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында «Эшкуарлык фабрикасы» федераль белем бирү проекты остазы «Үзмәшгульлек турында закон» темасы буенча аңлатмалар бирде (нәрсә ул үзмәшгульлек, ничек теркәлергә, үзмәшгульлек белән шәхси эшмәкәрлекнең аермасы, чикләүләр, салымнар, социаль түләүләр, пенсионерлар өчен үзмәшгульлек, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзмәшгульлек, шәхси эшмәкәрнең үзмәшгуль булып күчүе, үзмәшгульлектән шәхси эшмәкәрлеккә күчү һ.б.)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International