Зәйдә Кама аръягы зонасы хөкемдарлары административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда барлыкка килә торган сораулар буенча фикер алыштылар

2019 елның 24 мае, җомга
Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда ТР Кама аръягы зонасы хөкемдарларының административ эшләрне һәм административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда барлыкка килгән сораулар буенча семинар-киңәшмәсе узды. Чараны Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев ачты. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны кунакчыл Зәй җирендә сәламләп, Валерий Григорьевич аларны районның социаль - икътисади үсеше белән таныштырды, әлеге һөнәргә карата хөрмәтен белдерде. Семинар - киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Югары судының административ эшләр буенча рәисе урынбасары Роман Гафаров, Татарстан Республикасы Югары суды хөкемдарлары Ирек Мәүләветдинов, Илнур Сабитов, Илфат Фәрхетдинов катнашты. Киңәшмәдә Административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда барлыкка килә торган сораулар тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International