Шәһәр көнен үткәрү программасы

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! 30 августта барыгызны да Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркка, 2019 елгы Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларына чакырабыз. Бәйрәм программасында: 13.00-17.00 – балалар өчен күңел ачу программасы; 17.00-19.00 – спорт чаралары; 17.00-19.00 - «Шикәр – Fest», «Хезмәт бульвары»; 17.00 - «Илһамият»- Г. Тукай исемендәге ТДФ өлкән буын артистлары чыгышы (Фердинанд Сәлахов, Газинур Фарукшин, Рабига Сыйбгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Хәйдәр Сафин, Розалия Зәкиева, Римма Ибраһимова), «Визит»вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы. 18.00-бәйрәм чарасын ачу тантанасы; 18.40-шәһәр артистлары, татар эстрадасы йолдызлары: Ландыш Нигъмәтҗанова, Филүс Каһиров катнашында концерт; «Пропаганда»төркеме чыгышы. 22.00-Бәйрәм салюты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International