Зәйдә ишегалды бәйрәмнәре уза

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Зәйдә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлаганнан соң, әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр өчен бәйрәмнәр үткәрү матур традициягә әверелде. Бу ел да искәрмә түгел. Бүген бәйрәм чаралары шәһәрнең биш мәйданчыгында : Ленин урамы, 32, Тавлин урамы, 32, Заречная урамы, 20, Яшьлек урамы, 1, Җиңү Проспекты, 1/07, Рәфыйков урамы, 4, 6 йортлары янында уза. Бүген биредә яшәүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен, йортлар буенча җаваплыларга район Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аерым мәйданчыкларда балалар өчен күңел ачу чаралары оештырылды. Ишегалды бәйрәмнәре өлкәннәрне дә битараф калдырмый. Биредә халык үзара аралаша, йортны төзекләндергән район җитәкчеләренә ихлас күңелдән рәхмәтләрен белдерәләр, алар өчен әзерләнгән концерт программасын карыйлар. Бүгенге чараның игътибар үзәгендә шулай ук әлеге микрорайоннарда яшәүче ветераннар, юбилярлар һәм беренче сыйныф укучылары булды. Аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, алар өчен күңелле җырлар башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International