ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

"Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында яшь буын өчен Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды.

2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында шәһәр микрорайоннарында һәм авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары вакытында күтәрелгән мәсьәләләрне карау буенча киңәшмә узды.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
"Кайгырту" иреклеләр хәрәкәте волонтерлары политехник колледж студентлары белән берлектә көнгә берничә чакрым юл уза.
Гашыйклар көне уңаеннан Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә ГХАТ бүлеге һәм яшьләр идарәсе белән берлектә гаилә бәйрәме үткәрелде.
14-16 февраль көннәрендә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының икенче туры узды.
14-15 февральдә Казан шәһәрендә СССРның халыкара класслы спорт мастерлары Н.В.Измайлов, Г.Ф.Новиков, И.М. Мөхәрләмов истәлегенә багышланган, 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды, анда безнең мәктәп укучылары түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр: 57 кг авырлык категориясендә Омаров Динар 2 нче урынны, 62 кг авырлык категориясендә Хромов Артем 1 нче урынны алды ( тренерлары Маврин Радик Максимович).
13-14 февральдә Биектауда герой-шагыйрь М. Җәлил истәлегенә багышланган ачык республика ярышлары булып узды, анда Гадершин Булат 75 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды (тренеры Гадершин и. Н.) һәм Павлик Сергей 130 кг. нан артык авырлык категориясендә 1 нче урынны яулады (тренеры Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы).
15 февральдә "Энергетик" мәдәният сараеның концерт залында Халыкара туган тел көне алдыннан бәйрәм концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International