2020 елның 02 июлендәге 976 номерлы карар белән федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга субсидияләр бирү кагыйдәләре расланды.
Арттырылган күләмдә пособиене эшсезләр җәй ахырына кадәр алачаклар. Бу турыда карар Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин тарафыннан имзаланды һәм РФ Хөкүмәте сайтында чыкты. Шулай итеп, 1 марттан соң эшләрен югалткан һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлгән россиялеләргә июль һәм август айларында, элек алган хезмәт хакы күләменә карамастан, 12130 сум акча түләнәчәк.
Шәһәрдә һәм районда бермандатлы сайлау округлары буенча вәкиллекле органнарга депутатлар сайлауга әзерлек бара. Хәзер кандидатлардан документларны кабул итү, кандидатлар тарафыннан округ сайлау комиссияләренә тапшырылган белешмәләрне тикшерү эше бара.
Бүген Татарстан Республикасының Зәй шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә үз документларын муниципаль район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов тапшырды. Ул депутатлыкка кандидат итеп “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителә. Сайлау белән бәйле барлык гамәлләр чараларның календарь планы кысаларында алып барыла.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендәге йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) системасы 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланылмый башлый.
2020 елның 14 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү планлаштырыла.
Бүген район җитәкчелеге тарафыннан социаль объектларда бара торган капиталь ремонт эшләренә күзәтү үткәрелде.