Зәй муниципаль районы җирле үзидарәсе вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итү эше бара

2020 елның 10 июле, җомга

Шәһәрдә һәм районда бермандатлы сайлау округлары буенча вәкиллекле органнарга депутатлар сайлауга әзерлек бара. Хәзер кандидатлардан документларны кабул итү, кандидатлар тарафыннан округ сайлау комиссияләренә тапшырылган белешмәләрне тикшерү эше бара.

Бүген Татарстан Республикасының Зәй шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә үз документларын муниципаль район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов тапшырды. Ул депутатлыкка кандидат итеп “Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителә. Сайлау белән бәйле барлык гамәлләр чараларның календарь планы кысаларында алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International