Дезинфекция һәм профилактик чараларга кире кайтарылмый торган субсидияләр

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 02 июлендәге 976 номерлы карар белән федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга яңа коронавирус инфекциясен профилактикалауга субсидияләр бирү кагыйдәләре расланды.

Эш бирүче оешмалар һәм шәхси предприятиеләр (ИП) өчен субсидияләр 15000 сум тәшкил итә (коронавирусны профилактикалау чараларын үткәрү максатларында башкарыла торган беренчел чыгымнарга субсидиянең билгеләнгән суммасы) һәм 2020 елның маенда һәр хезмәткәргә 6500 сум (профилактика һәм дезинфекцияләүгә агымдагы чыгымнарга субсидия суммасы). Хезмәткәрләр саны СЗВ-М буенча билгеләнәчәк, апрель-май айларында кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә (МСП) субсидияләр бирү очрагындагы кебек үк. Пенсия фондыннан мәгълүматлар субсидия алучылар реестрларын әзерләүче федераль салым хезмәтенә (ФНС) тапшырылачак. Ялланган хезмәткәрләре булмаган башка шәхси эшмәкәрләр 15000 сум алачак.

Субсидия алу өчен төп шарт - 2020 елның 10 июнь торышына МСП реестрында булу.

Реестрда бармы-юкмы икәнне федераль салым хезмәте сайтыннан тикшерергә мөмкин, карарга кушымтада ОКВЭД кодлары белән эшчәнлек төрләре исемлеге күрсәтелгән:

спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендә эшчәнлек (93);

физкультура-савыктыру эшчәнлеге (96.04);

шифаханә-курорт оешмалары эшчәнлеге (86.90.4);

вакытлыча яшәү өчен урыннар бирү эшчәнлеге (55);

азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр сату эшчәнлеге (56);

компьютерлар, шәхси куллану һәм хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге предметларны ремонтлау (95);

текстиль һәм мех әйберләрне юу һәм химик чистарту (96.01);

чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре күрсәтү (96.02);

балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белеме бирү хезмәте (85.41);

көндез балалар карау буенча хезмәт күрсәтү (88.91).

Исемлектә күрсәтелгән ОКВЭД кодлары, 10 июньгә төп буларак, ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта булырга тиеш.

     Барлык сораулар белән телефоннан Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә 3 13 37 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International